Лениногорск сәнгать мәктәбе укучылары Сочиның "Сириус" үзәгендә укып кайтты

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

Лениногорск балалар сәнгать мәктәбенә йөрүче Алсу Хасбуллина һәм Ангелина Чех Сочи шәһәрендәге "Сириус" укыту-белем бирү үзәгендә булып кайтты. 

Ай дәвамында кызлар "Рәсем сәнгате" буенча уку программасын үзләштерде. Дәресләрне Мәскәүдән килгән сәгать осталары бирде.

Биредә укудан кала, балалар өчен экскурсияләр, квест, аэробика, бассейн, дискотекалар, флеш-моблар, әдәби ярминкә, бию батл кебек кызыклы программалар әзерләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International