Лениногорскида волонтёрлар сугыш ветеранына ярдәм итте

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

"ЛОГОС" психологик ярдәм үзәге волонтёрлары өчен ел саен Бөек Ватан сугышы ветераны Георгий Хрущёвка ярдәм күрсәтү күркәм гадәткә әверелде. Кышын кар көриләр, җәен су сибәләр.

Бу юлы да волонтёрларны ветеран бабай шатланып каршы алды. Егетләр түбәдән, йорт тирәсендәге карны көрәде.

- Үзем эшли алмыйм, олы хәзер. Шулай ярдәм итүләре өчен зур рәхмәт, - диде ветеран.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International