Аграр яшьләр региональ иҗтимагый оешмасының Лениногорск бүлекчәсе оешуга шушы көннәрдә биш ел тулды. 2012 елның 14 февралендә Шөгер клубында беренче слеты үткән иде. Шул көннән аларның актив эшчәнлеге башланып китте. Безнең район яшьләрен активлаштыру максатында 2020 елгача төзелгән озак сроклы программа эшли. Аның кысаларында авыл яшьләре өчен төрле чаралар үткәрелә. «Авыл – гаилә кебек», «Безнең арттан - киләчәк», «Кече ватаным синең турында!» пректлары тормышка ашырылды, аларда 2меңләп кеше катнашты. Безгә ярдәм итеп орулары өчен Аграр яшьләр оешмасына һәм шәһәр алминистрациясенә рәхмәтебезне белдерәбез. Барыбызга да уңышлар!