Семинарны ачу тантанасында район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, республиканың бадминтон федерациясе президенты Юрий Чаплыгин, республиканың спортның әлеге төре буенча баш тренеры Игорь Назаров, Лениногорскиның бадминтон федерациясе фонды директоры Олег Гәрәев һәм башкалар катнашты. Карарга-тыңларга шәһәрнең барлык уку йортлары укытучылары, оешма-предприятие вәкилләре килгән иде. Кунаклар мастер-класс күрсәтте, практик дәрес уздырдылар. Ахырдан уку турында сертификатлар тапшырдылар.