Җиде йөзгә якын шәһәрдәшебез “Россия чаңгы юллары-2017” массакүләм чаңгы ярышларында катнашты.
Чаңгы-таякларын күтәреп, “Яшьлек ”стадионы мәйданчыгына халык иртәнге тугыздан ук агыла башлады. Ул бәйрәмчә атмосферада һәм кызыклы үтте.Район башлыгы Рәгать Хөсәенов сәламләп, күңелле яллар теләде һәм уку йортлары, предприятиелар арасында булып узган чаңгы ярышларының җиңүчеләренә Мактау Грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.