Росреестрның Лениногорск бүлеге 14 февральдә кайнар телефон линиясе үткәрелүе турында хәбәр итә. Ул җирдән файдалану законнарын үтәү сораулары буенча булачак, иртәнге 8 дән 12.00 сәгатькә чаклы дәвам итәчәк. Сорауларга дәүләт регистраторы Бакеева Гөлназ Фәритовна җавап бирә. Телефон: 8(85595) 5-44-59.