Республикада алдарларның яңа төре чыккан: телефон аша шалтыратып, СНИЛС номерларын сорыйлар. Пенсия фонды идарәсе лениногорскилыларны хезмәткәрләренең телефон аша ниндидер мәгълүмат алмавын хәбәр итә. Алар өйдән-өйгә дә йөрми. Гражданнарны бары тик Пенсия фонды идарәләренең клиент хезмәтләрендә кабул итә. Барлык хезмәткәрләрнең дә таныклыклары бар, алар аны күрсәтергә тиеш.