Лениногорскида «Эшмәкәрлек фабрикасы” проектын презентацияләделәр

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

28 гыйнварда  Лениногорскиның политехник колледжы базасында әлеге проектны презентацияләү чарасы үтте. Анда башкарма комитет җитәкчесе урынбасары  В.В Друк, «Әлмәт сәүдә-промышленность палатасы” союзы президенты Р. А. Латыйпов,  вице-президент А.Б. Тухбатуллина, мәшгульлек үзәге директоры Л.Ч. Шаһиева, районда уңышлы эшләп килүче эшмәкәрләр катнашты.

Эшмәкәрле фабрикасының төп миссиясе эшмәкәрлекне популярлаштырудан гыйбарәт. Аның төп максатлары:

– эшмәкәрләр санын арттыру;

– аларның эш нәтиҗәләрен арттыруга ирешү;

– эшмәкәрләр өчен фәнни-тикшеренү платформасы булдыру.

11 һәм 18 февральдә Әлмәттә  «Три шага успешного старта» бизнес-тренингы узачак. Анда катнашу  «СТАРТ-Фабрика» белем бирү курсына сайлап алуның беренче туры булып торачак.

Катнашу бушлай, теркәлү өчен сылтама:  http://bizfabrika.ru/ Яңалыкларны түбәндәге сылтама буенча карап барыгыз:  https://vk.com/bizfabrikauvrt

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International