Лениногорскида халык җыеннары дәвам итә

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Шәһәрдә үткән елда башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары дәвам итә. Халык белән очрашып-сөйләшүнең чираттагысы 5 нче мәктәпнең актлар залында, 7 нче ТОС үзидарәсендә узды. Анда халык 7 ТОС рәисе урынбасары Зилә Мөдәрисова, ООО “Оникс” директоры Риф Зыятдинов чыгышларын тыңланды. Балаларның мәктәптән тыш вакытларын уздыру турында әлеге мәктәпнең директоры Галина Новичкова сөйләп узды. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов районда башкарылган эшләр, дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды. Чыгышлардан соң халыкны борчыган сорауларга җаваплар  бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International