Балаларга – экология турында

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Юрий Гагарин исемендәге балалар китапханәсендә экология елына багышланган чарада 2 нче мәктәпнең 4”Б” сыйныфы укучылары катнашты.

Аларны баш эколог Илья Мишин шәһәр һәм райондагы экологик хәл белән таныштырды, төзекләндерелгән парк һәм скверлар, күлләр турында сөйләде. Балалар әти-әниләре ярдәме белән кошларга җимлекләр ясап килгән иде. Чара тәмамлангач, Тукай урамындагы агачларга шуларны элделәр, кошларга азык та салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International