Татарстан халкы “Ерак Көнчыгыш гектары”на гариза бирә ала, дип хәбәр итә Федераль дәүләт теркәве, кадастра һәм картография хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте. Моның өчен Росреестр “Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәге” дәүләт бюджет учреждениесе белән, Россия гражданнарыннан Ерак Көнчыгышта җир кишәрлеген бушлай файдалануга алу өчен гаризалар кабул итү турында килешү төзегән.
2017 елның 1 февраленнән әлеге күпфункцияле үзәк гражданнардан мөрәҗәгатьләр кабул итә башлаячак һәм "Надальнийвосток.рф" сайты аша “Ерак Көнчыгышка” федераль мәгълүмат системасы ярдәмендә гаризалар тутырырга булышачак.