25 гыйнварда Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе белгечләре «Ровесник» клубы һәм «Форпост» үзәге белән берлектә студентлар көненә багышланган чара үткәрде. Алар студентларны сынау өчен төрле биремнәр әзерләгән иде. Катнашучылар 5 командага бүленеп эшләде, ахырдан үзләренә татлы призлар тапшырылды.