Очрашуның чираттагысы 7нче мәктәптә үтте. Анда, гадәттәгечә, 2нче ТОС рәисе урынбасары, “Коммунальник” җәмгыяте директоры, участок инспекторы чыгыш ясады. Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов шәһәр һәм районның үсеше турында сөйләде, әлеге микрорайонның актив кешесе Людмила Земляковага Рәхмәт хаты тапшырды. Халыкка сораулар бирү мөмкинлеге булдырылган иде.