Россия Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнеше белән контрольлек итү баш идарәсе тарафыннан “ВКонтакте” һәм “Инстаграм” челтәрләрендә рәсми аккаунтлар булдырылды. «ВКонтакте»да - (http://vk.com/gunk_mvd), «Instagram»да - (http://www.instagram.com/gunk_mvd/). Әлеге ресурслардагы материаллар дәүләтнең наркотикларга каршы сәясәтен – наркотикларга сорау кимү максатына ирешүне күз алдында тота.