22 көнне Әлмәт музыка колледжында "Урсал тауда" исемле I Бөтенроссия конкурс -фестивале узды. Лениногорск музыкантлары уңышлы чыгыш ясап, II һәм III дәрәҗә лауреатлары булды.
II дәрәҗә лауреаты: Р. Әхмәтҗанов, Н. Захарова, Г. Кушилковадан торган фортепиано ансамбле, III дәрәҗә лауреаты - Р. Әхмәтҗанов (саксофон), А. Хөснуллина (флейта).
Укытучылар оркестры һәм аккордеонистлар ансамбльләре - фестивальнең Дипломантлары булды .