Татарстан Росреестры: комиссиягә мөрәҗәгатьләр арткан

2017 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

2016 елда милеккә салым кадастр бәясенә бәйле исәпләнә башлады. Республиканың кайбер салым түләүчеләре кадастр бәясе белән килешми һәм аны ачыкларга тели. Татарстанның Росреестры комиссиясенә юридик затлардан шундый 392, физик затлардан һәм башкалардан 54шәр гариза кергән. Исегезгә төшерәбез, физик затлар суд яисә комиссиягә мөрәҗәгать итә ала, юридик затларның эшен бары ик комиссия генә карый. Юридик затларга кагылышлы 24, физик затларга кагылышлы 13 уңай карар кабул ителгән.

Әлеге  комиссия турында  Росреестр сайтыннан rosreestr.ru тулырак белеп була. Гариза белән Казан шәһәре,   Авангардная урамы, 74нче йортка мөрәҗәгать итү кирәк. Телефон: (843) 255-25-28, яисә 8 800 100 34 34 (бушлай).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International