Лениногорск буенча янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт торак күзәтчелеге, газ һәм башка хезмәтләр белән берлектә күп фатирлы йортларда профилактик рейдлар үткәрүне оештыра. Аның барышында йорттагы һәм фатирдагы газ җиһазларын эксплатацияләү, ремонтлау, техник хезмәт күрсәтүдәге төгәлсезлекләр турында кисәтү булачак. Куркынычсызлык турында аңлатылачак, газ җиһазларыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы турында белешмәлек таратылачак.