Лениногорскида "йолдызлар" кабынды

2017 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

Шәһәребезнең Мәдәният сарае сәхнәсендә “Лениногорск йолдызы-2017”нең гала-концерты узды.

Бу көнне тамашачылар талантлы шәһәрдәшләребезнең иң яхшы чыгышларын карады, иң-иңнәренә диплом тапшырдылар. Нәтиҗәдә, вокал-соло номинациясендә беренче урыннарны: Эльвина Гаделшина, Азалия Мәгъсүмова, Алия Матнурова алды. Хореграфия буенча: “Пируэт”, “Империя”, “Желание летать”, “Грация”; вокаль ансамбльләр арасыннан: “Барби”, “Солнечные лучики”, “Сәрвиназ”, нәфис сүз осталыгында: Элина Ивашечкина, Ислам Якупов, Илназ Гареев. Гран-прига- Илнар Солтангәрәев лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International