Лениногорскилы Камәрия апа Ситдикованы юбилее белән котладылар

2017 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

Бүген, 23 гыйнвар көнне, Камәрия Нуретдин кызы Ситдиковага 90 яшь тулды.

Камәрия әби Лениногорск районы Яңа Үтәмеш авылында ишле гаиләдә туа. Сабый чагында ук әтисез кала. Салкын тиюдән әтиләре үлеп китә.

 Авыр сугыш елларында Камәрия әби колхозда эшли.

- Җир сөрергә, иген игәргә, авыр эштә эшләргә туры килде, - дип искә ала юбиляр.

Сугыштан соң да әби колхозда хезмәт куя. Тормыш иптәше белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр.

Олыгайган көнендә Камәрия әби шәһәрдә балалары карамагында  яши. Тик алай да туган авылын сагынуы сизелеп тора:

- Авылда рәхәт иде. Килмәгән дә булыр идем, авыл таркалды, - дип куя.

Камәрия әбине юбилее белән котларга шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова һәм 11нче ТОСС рәисе урынбасары Лиана Габидулина килгән иде. Алар Россия Президенты Владимир Путиннан Котлау хаты һәм бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International