Росреестрга шикаятьләр килгән

2017 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

2016 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан буенча Росреестр идарәсенә арбитраж идарәчеләрнең эш-гамәлләренә кагылышлы 278 шикаять килгән. Былтыр алар 258 булган. Шикаятьләр юридик һәм физик затлардан, дәүләт органнарыннан, арбитраж идарәче, конкурс кредиторларыннан килгән. Аларны тикшерү нәтиҗәсендә, беркетмәләр төзелгән, карарлар чыгарылган:48 административ  штраф салынган, 8 арбитраж идарәчегә дисквалификация билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International