95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Шушы көннәрдә шәһәребездә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, күп еллар нефть промышленносте өлкәсендә хезмәт куйган, Социалистик Хезмәт Герое Анатолий Арестовка 95 яшь тулды.

Аны юбилее белән котларга район башлыгы Рәгать Хөсәенов, “Татнефть” җәмгыяте генераль директорының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, “Лениногорскнефть” идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов һәм башка кунаклар килде. Алар юбилярны туган көне белән тәбрик итеп, сәламәтлек теләп, Владимир Путинның котлавын, “Данлы хезмәт өчен” республика медален, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хатын, “Татнефть”нең Мактау Грамотасын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International