Үткән атнада “Теннис-Холл”да бөтенроссия турниры үтте, призлы урын алучылар арасында лениногорскилылар да бар.
Ул ун һәм аннан яшьрәкләр арасында узды, катнашырга Тольятти, Казан, Екатеринбург, Алабуга һәм Әлмәттән килгән иделәр. Лениногорскилы Камил Әхмәтов яшүсмерләр арасындагы төп турнирда җиңде. Камилә Гайнуллина кызлар арасында икенче урын алды.