Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне җәмәгатьчелекне гражданнар оборонасы хезмәтләре белән таныштыру, аларның халыкны саклау буенча эшчәнлеген пропагандалау һәм башкалардан гыйбарәт. Ул ел саен 1 мартта билгеләп үтелә. Лениногорск муниципаль районы гражданнар оборонасына гадәттән тыш хәлләр идарәсе генә түгел, ә 13 гадәттән тыш хәлләр хезмәте ( штаттан тыш) дә керә. Аларның осталыгы һәм бергәләп эшли белүе күп кенә күңелсез хәлләрне булдырмый калырга ярдәм итәчәк.