Лениногорск районында мобиль поликлиника эшли башлады

2026 елның 1 апреле, чәршәмбе

Мобиль поликлиника хәзер Лениногорск районының Подлесный поселогында урнашкан.  Кабул итүне республика клиник хастаханәсе табиблары: кардиолог, ревматолог, эндокринолог, гастроэнтеролог, невролог, гинеколог һәм хирург-онколог «Озак һәм актив тормыш»илкүләм проекты кысаларында алып бара.

Атна дәвамында ерак торак пунктларда яшәүчеләр, лаборатор анализлар һәм флюорографияне дә кертеп, район үзәгенә бармыйча, тиешле диагностик тикшеренүләр уза алалар.

Подлесный бистәсендә мобиль поликлиниканың эше 3 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Шуннан соң мобиль поликлиника Зәй-Каратай, Иске Иштирәк һәм Иске Куак авылларында эшләячәк.

Лениногорск үзәк район хастаханәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International