Лениногорск районында экологик икеайлыкка старт бирелде

2026 елның 1 апреле, чәршәмбе

Хөрмәтле лениногорскилылар, бүгенге көннән безнең районда экологик икеайлыкка старт бирелде. 

Барыгызны да 18 апрельдә узачак гомумшәһәр өмәсенә чакырабыз.

Беренче чиратта һәйкәлләрне һәм мемориалларны, йорт яны территорияләрен, чишмәләрне, сулыкларны, паркларны, скверларны һәм ял итү зоналарын тәртипкә китерәбез. 

13-16 апрель көннәрендә урамнарны юачаклар. Апрель ахырына кадәр юллар һәм тротуарлардагы чокырларга ремонт ясауны төгәлләргә уйлыйбыз.

Әйдәгез, бергәләп шәһәребез — Лениногорскиның – яшел шәһәр статусын саклап калыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International