Лениногорскида "алтын" юбилярларны котладылар

2026 елның 23 мае, шимбә

Лениногорск шәһәренең Никахлашу сарае гаилә тормышының "Алтын" юбилярлары-Сабирҗановлар гаиләсенә ишекләрен ачты. 

Рафик Зәкиҗан улы һәм Әлфия Зөфәр кызы авылдашлар. Кирлегәч авылында туып үскәннәр. 

Рафик Зәкиҗан улы "Тукай" колхозында озак еллар тракторчы булып эшләгән. Уллары өчен үз куллары белән йортлар салган. Ә Әлфия Зөфәр кызы күп еллар социаль хезмәткәр булып эшли. Үзләренең хезмәт казанышлары өчен ир белән хатын берничә мәртәбә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгәннәр.

Лаеклы ялда булып та, хәзер дә үзләренең йорт яны участогында эшләүләреннән туктамыйлар. Әлфия Зөфәр кызы актив җәмәгать эше алып бара, «Ихлас» фольклор ансамбле солисты, маскировка челтәрләре үрә, СВО катнашучылары өчен гуманитар ярдәм әзерләүдә катнаша. Биш балалары биш оныклары бар

Юбилярлар Лениногорск районы юбилярларының мактау китабына үз имзаларын куйдылар.

ЗАГС хезмәткәрләре аларга гаилә бәхете, озын гомер, нык сәламәтлек теләделәр һәм «Алтын» никахлашу турында юбилей таныклыгы тапшырдылар! Юбилярларны балалары, оныклары һәм якыннары котлады! Аларга карата бик күп җылы сүзләр әйтелде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International