Бөтендөнья СПИД корбаннарын искә алу көне кысаларында "ЛОГОС" балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәгендә 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм профилактик учетта торучы балалар белән очрашу узды.
Башта "Логос" үзәге директоры Ольга Викторовна Ященко чыгыш ясады. Ул балаларны сәламләде, теманың бүгенге яшьләр өчен актуальлеген ассызыклады һәмәңгәмәнең төп максатын билгеләде — мифларны тарату һәм тормышны саклап кала торган һәм үз сәламәтлегеңә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыра торган ышанычлы белем бирү.
Мәктәп укучылары алдында "Лениногорск үзәк район хастаханәсе" ДАССОның эпидемиология бүлеге белгече Әхмәтова Алена Николаевна, эпидемиолог-табиб ярдәмчесе чыгыш ясады .
Материалны беркетү өчен тематик видеороликлар күрсәтелде.