Лениногорскида "Җиңү тәрәзәләре" акциясенә кушылдылар

2026 елның 8 мае, җомга

"Исток-Башлангыч" комплекслы үзәге хезмәтләреннән файдаланучылар "Җиңү тәрәзәсе" акциясенә кушылды

9 Май бәйрәме алдыннан Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәге социаль хезмәтләрдән файдаланучылар гадәттәгечә «Җиңү тәрәзәләре»акциясендә катнаштылар.

Акциянең максаты-Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи хәтерне саклау, геройларның һәм ветераннарның батырлыгына хөрмәт хисе тәрбияләү .

Акциядә катнашучылар йортларның тәрәзәләрен 9 Майга багышланган рәсемнәр һәм наклейкалар белән бизәделәр. Бу бизәк кенә түгел, ә безгә ирек бүләк иткән кешеләргә рәхмәт һәм хөрмәт белдерү.

"Җиңү тәрәзәләре" акциясе буыннарны берләштерүче һәм тынычлык һәм Совет халкының батырлыгы бәясен искә төшерүче күркәм традициягә әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International