Бөек Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Лениногорск районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә зур акция үткәрделәр, анда берничә чара кертелгән иде.
Хезмәткәрләр һәм волонтерлар көче белән ветераннарга бушлай социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтелде.
Тол хатыннар, сугышта катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре котланды, кылган батырлыклары өчен хәзерге буын исеменнән рәхмәт сүзләрен кабул итте. Волонтерлардан аларга үз куллары белән ясалган открыткалар тапшырылды.
Социаль хезмәткәрләр ярдәмендә хезмәт алучылар «Үлемсез полк» акциясенә кушыла алдылар, сугышта катнашкан туганнарына хөрмәт күрсәттеләр.
Авыл социаль хезмәткәрләре көче белән авыл җирлекләрендә хәрби дан һәйкәлләрен төзекләндерү буенча чаралар уздырылды.
Социаль эш буенча белгеч Әхмәтшина Венера