Ялга җыенасызмы? Борчыган сорауларга җаваплар

2026 елның 6 мае, чәршәмбе

1.Хәзерге вакытта самолет бортына утырганда 12 яшькә кадәрге балаларга ата-аналары янында урын бирергә тиешлеге дөресме? 

Җавап: әйе, дөрес. «Пассажирларны, багаж, йөкләрне һавада йөртүнең гомуми кагыйдәләре һәм пассажирларга, йөк җибәрүчеләргә, йөк алучыларга хезмәт күрсәтүгә таләпләр» Федераль авиация кагыйдәләренең 84 пункты нигезендә,  2026 елның 1 мартыннан ташучы унике яшькә кадәрге балага (балаларга) һәм аны озата баручы пассажирга һава судносы бортында күрше пассажир урыннары бирергә тиеш. 

Һава судносы бортындагы күрше пассажир урыннары булып һава судносы бортындагы бер рәттә турыдан - туры янәшә урнашкан, үтү юлы белән аерылмаган пассажир урыннары, ә пассажирлар саны мондый пассажир урыннарыннан артып киткән очракта, - үтү юлы белән аерылган бер рәттәге пассажир урыннары һәм (яисә) турыдан-туры алда яисә артта урнашкан күрше рәтләрдәге пассажир урыннары тора.

Сорау: мин астматик, Россия буйлап сәяхәткә җыенам. Аэропортларда пассажирларга ярдәм күрсәтү өчен фельдшерлык пунктлары ачылырга тиеш дип ишеткән идем, шулаймы?

Җавап: әйе. 2026 елның 1 мартыннан РФ Һава кодексына (алга таба – кодекс) хезмәткәрләр һәм аэропортка килүчеләр өчен медицина ярдәме оештыру мәсьәләләренә кагылышлы төзәтмәләр үз көченә керде.

Әйтик, күрсәтелгән датадан кодексның 51.1 маддәсенең 1 пунктында аэровокзал (терминал) милек хокукында, аренда шартларында яки башка закон нигезендә булган юридик зат, шәхси эшмәкәр аэропорт территориясендәге затларга медицина ярдәме күрсәтү өчен фельдшерлык сәламәтлек пункты эшләвен оештыра дип каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International