Лениногорскида Вера һәм Виктор Фуреевлар гаиләсен "алтын" туйлары белән котладылар

2026 елның 2 мае, шимбә

Лениногорскида Вера һәм Виктор Фуреевлар гаиләсен "алтын" туйлары белән котладылар.

Виктор Михайлович Новосибирск өлкәсендә, Вера Павловна Чистай районында туган. Әмма язмыш аларның 1976 елның 30 апрелендә данлыклы Лениногорск шәһәрендә очрашып бер-берсен яратуларын һәм өйләнешүләрен тели. 1989 елда уллары Павел туа, ул үз чиратында әти-әнисенә оныгы Миланны бүләк итә. Хәзер улы гаиләсе белән Казанда яши. Виктор Михайловичның хезмәт юлы Татнефть белән бәйле, ул анда күп еллар машина йөртүче булып эшләгән. Хәзер урман буйлап җәяү йөрергә ярата, гөмбә һәм шифалы үләннәр җыя. Вера Павлона үзенең хезмәт эшчәнлеген тегү фабрикасында башлый, аннары авиация заводында эшли. Ләкин аның алтын куллары һаман да ял белми. Ул бик матур әйберләр тегеп тә, чигеп тә куя. Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен юбилярлар берничә мәртәбә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгщннщр. Ир белән хатынның шәһәребез төзелешенә, үсешенә һәм чәчәк атуына керткән өлешләрен бәяләп бетергесез.

Һәм урнашкан традиция буенча Виктор Михайлович белән Вера Павловнаның исемнәре Татарстан Республикасы Лениногорск районының юбилярлар Мактау китабына кертелде. ЗАГС хезмәткәрләре Фуреевлар гаиләсенә язылышу турында юбилей таныклыгы тапшырдылар һәм аларга ныклы сәламәтлек, яхшы кәеф, озын гомер һәм яңа юбилейлар теләделәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International