Лениногорскида, 1 майда-Яз һәм Хезмәт көнендә, шәһәрнең Үзәк урамы буйлап бәйрәм йөреше кабат үтте.
2026 ел шәһәр халкы өчен бу күркәм традицияне кире кайтару елы буларак истә калачак.
Яз һәм Хезмәт бәйрәме бу көнне төрле һөнәр ияләрен һәм буын кешеләрен берләштерде. Йөрештә предприятиеләрнең хезмәт коллективлары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм профсоюз активистлары катнашты.