2026 елның 25 апреленнән Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде.
Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда:
учаклар ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чарны яндыру;
янмый торган махсус савытларда (мангалларда, мичләрдә һ. б.) ризык әзерләү өчен ачык уттан файдалану,
гражданнар бакчачылык яисә яшелчәчелек алып барган территорияләрдә (алга таба – бакчачылык яисә яшелчәчелек ширкәте), урман янгыннары куркынычы янаган икътисад объектларында торак пунктларда азык-төлекне җылылык белән эшкәртү өчен башка җайланмалар;
торак пунктлар, балалар ялы һәм аларны савыктыру оешмалары, бакчачылык яисә яшелчәчелек ширкәтләре, икътисад объектлары, сәламәтләндерү оешмалары территорияләрендә, шулай ук урман-парк зоналарында, торф кишәрлекләрендә һәм урман массивлары белән чиктәш ачык территорияләрдә хәвефлелекнең 1-3 класслы пиротехника эшләнмәләрен куллану.
Янгын куркынычсызлыгының төп чаралары:
Торак һәм хуҗалык корылмалары янында янучы чүп-чарны җыярга, участок территориясендә яндырырга ярамый.
Участок территориясендә һәм өйдә даими әзерлектә беренчел янгын сүндерү чаралары (янгын сүндергечләр, ком, янгын сүндерү өчен 200 литрдан да ким булмаган сулы савыт) булсын.
Йортта һәм мунчада мичләрне эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез, мичләрне янгын куркынычсызлыгы хәлендә тотыгыз.
Мичләрне һәм кабызылган электр приборларын күзәтүсез калдырмагыз. Электрүткәргечләргә вакытында профилактик хезмәт күрсәтегез һәм аларны алыштырыгыз, электр җиһазларының төзеклеген күзәтегез.
Балаларга шырпы кулланырга ирек бирмәгез.
РФ законнары нигезендә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен гражданнар административ һәм (яисә) җинаять җаваплылыгына тартыла.
Ут белән саксыз эш итү кире кайтарылмаслык нәтиҗәләргә китерергә мөмкин!
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез! Янгынны ачыклаганда, кичекмәстән бу хакта «101», яки «112»телефоннары буенча хәбәр итегез.