Лениногорскида чүлмәк әйберләре күргәзмәсе оештырылды

2026 елның 28 апреле, сишәмбе

Лениногорск муниципаль районының "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә " Гаилә остаханәсе — чүлмәкчелек эше"проекты буенча социаль хезмәт алучыларның чүлмәк әйберләре күргәзмәсе оештырылды. Проект авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Аның максаты-балигъ булмаганнарның һәм аларның гаиләләренең иҗади сәләтләрен үстерү һәм гамәли сәнгать белән шөгыльләнү аша социаль тернәкләндерү. Күргәзмәдә балалар һәм ата-аналар тарафыннан бергәләп башкарылган утыздан артык эш тәкъдим ителде. 

Һәр эшләнмә уникаль. Чүлмәкчелек белән шөгыльләнү балаларга киеренкелекне киметергә, вак моториканы үстерергә һәм үз-үзләренә ышаныч булдырырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International