В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне узды

2026 елның 28 апреле, сишәмбе

Ел саен 28 апрельдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә. Бәйрәм алдыннан Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Әлмәт территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Р.К. Әхмәров Лениногорск шәһәрендә В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ҖАҖ сәнәгать һәм экологик куркынычсызлык үзәге вәкилләренең «Йогышлы этиологияле һөнәри авыруларны профилактикалау: ГЛПС»темасына доклад белән уртак киңәшмәсендә катнашты. 

Рамил Камилҗанович искә төшергәнчә, Татарстан Республикасы, шул исәптән Лениногорск районы бөер синдромы белән геморрагик бизгәк авыруы буенча эндемик территорияләр булып тора.   Бөер синдромы белән геморрагик бизгәкне профилактикалауның төп чаралары, кимерүчеләрнең кешегә якынрак булган биналарга масималь миграциясе күзәтелгәндә, бигрәк тә яз һәм көз айларында дератизацион эшкәртүләр уздыруның мөһимлеге, эшләрне башкарганда эш урынында шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәүнең кирәклеге турында сөйләде.

Бүгенге көндә, һава шартларын, кимерүчеләрнең кешегә якынрак булган биналарга күпләп күченүен исәпкә алып, ГЛПС профилактикасы буенча эшне көчәйтергә кирәк һәм бүген үткәрелгән эпидемиягә каршы профилактик чаралар иртәгә дистәдән артык кешене йогышлы авырудан коткарачак.

Киңәшмәдә катнашучыларның гомуми саны, шул исәптән видеоконференцэлемтә аша тоташканнары да, 120 кеше тәшкил итте.

В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» компаниясе вәкилләре нефть сәнәгате хезмәткәрләренең гамәлдәге хезмәтне саклау системасына тәкъдимнәр кертергә әзер булуларын расладылар.  Катнашучыларның барлык сорауларына тулы җаваплар бирелде. Киңәшмә Роспотребнадзор идарәсенең төбәкнең эре сәнәгать предприятиеләре белән хезмәттәшлеге кысаларында уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International