Лениногорскида махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә багышланган гражданнарны кабул итү булачак.
Кабул итүне Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросының әйдәп баручы белгече Илһам Илдус улы Мидхәтов 2026 елның 5 маенда 16:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча алып барачак: Лениногорск, Шашина проспекты, 22 йорт.
Белгеч социаль ярдәм чараларына, ташламаларга, түләүләргә бәйле мәсьәләләр, шулай ук аңлатуны таләп итә торган башка хокукый аспектлар буенча консультацияләр бирәчәк.