Лениногорскида өлкән буын арасында турнир узды

2026 елның 26 апреле, якшәмбе

Лениногорскида шәһәр спорты ветераны Владимир Ковалев истәлегенә городки спорты «Гаилә»илкүләм проекты, «Өлкән буын» «Актив озын гомер»федераль проекты кысаларында Лениногорск һәм Бөгелмә өлкәннәре арасында турнир узды.

Каты һәм мавыктыргыч көрәштә урыннар түбәндәгечә бүленде:

Команда зачетында 1 нче урынны Лениногорск командасы алды, 2 нче урынны Бөгелмә командасы алды.
Хатын — кызлар арасында шәхси беренчелектә: 1 урын — Любовь Әхмәтшина (Лениногорск), 2 урын — Фәридә Усманова (Лениногорск), 3 урын-Гөлнара Сөләйманова (Бөгелмә).

Ир — атлар арасында шәхси беренчелектә призлы урыннарны лениногорскилылар алды: 1 урын — Ленар Митрофанов, 2 урын — Якуп Халиков, 3 урын-Сергей Якшигулов.

Ветераннарыбызга яңа спорт казанышлары, нык сәламәтлек һәм якты җиңүләр телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International