Лениногорскида МХО катнашучысы никахын теркәде

2026 елның 26 апреле, якшәмбе

Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда Илгиз белән Алия Ялаковлар никахларын теркәделәр. Илгиз свода катнаша, ялда.

Аеруча мөһим хәрби бурычларны үтәгән өчен «СВО катнашучысы» медале, «II дәрәҗә фидакарьлек өчен» медале белән «Жуков медале»Дәүләт бүләге белән бүләкләнгән ул. Ике ел элек яшьләр дусларының туенда танышканнар! Язмышны хәл итә торган очрашу безнең никахлашу сараенда булды дип әйтергә була. Ул чакта Илгиз дә чираттагы ялда иде. Танышу мәхәббәт хисенә әверелде. Илгиз Алиягә кулын һәм йөрәген тәкъдим итте, һәм ул ризалык белән җавап бирде. 2026 елның 25 апрелендә аларның йөрәкләре, язмышлары бергә кушылды!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International