Кухняда һәм ризык әзерләгәндә янгын куркынычсызлыгы таләпләре

2025 елның 25 ноябре, сишәмбе

Ризык әзерләү һәр кешенең тормышында гадәти һәм көндәлек эшләрнең берсе булып тора. Шуңа да карамастан, кухня ачык ут, кайнар өслекләр һәм кайнап торган сыеклыклар булу сәбәпле куркыныч дәрәҗәсе югары булуы белән аерылып тора.

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәсәк, янгын чыгару бик җиңел. Лениногорск муниципаль районында ризык яну очраклары еш була.

Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге ризык әзерләгәндә янгын куркынычсызлыгының төп таләпләрен искә төшерә:

• әзерләнщ торган ризыкны караучысыз калдырып, кухнядан чыкмагыз;

• кулинария мае, көнбагыш мае бик тиз кабынып киткәнгә күрә, ялгыш кына тъгелгән майны плитәдән һәм кухня өстәленнән сөртеп алыгыз;

• бер үк вакытта берничә конфорканы максималь куәткә кабызмагыз, чөнки бу электр челтәренең артык йөкләнешенә һәм кыска ялганышына китерергә мөмкин.;

• плитә янында сөлге, кәгазь һәм яна торган башка әйберләр тотмагыз;

• агач аш-су приборларын җылытылган табада калдырмагыз;

• әгәр плитә тәрәзә янында тора икән, пешерү вакытында пәрдәләрне читкә этәрегез-табадагы май янып китәргә һәм ут аларга күчәргә мөмкин;


Табада май янса, аны капкач белән ябыгыз. Табага бернинди очракта да су салмагыз – янган май бөтен кухня буйлап таралачак һәм  янгын башланачак. 


Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәгез! Янгынны ачыклаганда, кичекмәстән  «101», яки «112» телефоннары буенча хәбәр итегез.

ТР ЛМР буенча профилактика эше һәм күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International