Плитәдә калдырылган ризык-янгынның сәбәбе!

2026 елның 2 июне, сишәмбе

1    июньдә 19 сәгать 07 минутта бердәм диспетчерлык пультына Урмышлы авылында урнашкан шәхси торак йортта янгын чыгуы турында хәбәр килә. 

Янгын нәтиҗәсендә йортның  20 кв. м мәйданына зыян килгән.  

Янгынның сәбәбе – плитәдә караучысыз калдырылган ризык.

Лениногорск янгын күзәтчелеге  һәм профилактика бүлеге җитәкчесе Дамир Вильданов әйтүенчә, еш кына янгыннарның сәбәбе гадәти гамьсезлек була.
“Кәстрүлне плитәгә куялар һәм аны оныталар, арыганлыктан яки исерек хәлдә йокыга китәләр, ә кайчак хәтта өйдән чыгып китәләр. Ашамлыкны плитәгә куеп, кеше аңлы рәвештә кибеткә җитмәгән продуктны сатып алырга бара, бу вакыт эчендә калдырылган кәстрүл белән берни дә булмаячак дигән уй аның башында була. Ләкин бу һәрвакытта да алай түгел. Янган ризыктан газлар хасил була, алар яну продуктлары белән агулануга китерергә мөмкин. Моннан тыш, плитәдә янып торган ялкын, таралып, җитди янгын китереп чыгарачак, ул матди кыйммәтләрне югалтуга гына түгел, ә кешеләрнең үлеменә дә сәбәп булырга мөмкин», – ди ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International