Лениногорскида күпфатирлы йортның фатирында янгын чыккан

2025 елның 28 октябре, сишәмбе

Лениногорскиның Менделеев урамындагы йортта янгын чыккан .Дүртенче каттагы бер бүлмәле фатирга ут капкан. 

Янгын сүндерү расчетлары чакыру буенча тиз арада килеп җитеп, утны сүндерә алган. Коткару операциясе вакытында төтенле фатирдан 56 яшьлек хатын-кызны табып алып , хастаханәгә озатканнар.

Беренчел мәгълүмат буенча, янгын чыганагы матраста булган, утны тиз арада сүндерү мөмкин булган.

Зыян күрүче хатын-кызның тәне 50 проценттан артык пешкән һәм кичекмәстән Лениногорск үзәк район хастаханәсенә китерелгән. Кызганыч, хатын-кызның гомерен саклап кала алмаганнар.

Табибларның тырышлыгына карамастан ул аңына килә алмыйча вафат булган.  

Янгынның беренчел сәбәбе тәмәке тартканда саксызлык дип фаразлана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International