Статистика буенча, җылыту сезоны башлану белән торак секторында янгыннар саны арта. Җылыту сезоны вакытында торак йортларда һәм фатирларда янгын чыгуның иң еш сәбәпләреннән берсе-җылыту системасының төзек булмавы, җылыту җиһазларының дөрес урнаштырылмавы, шулай ук мичләрнең дөрес файдаланылмавы.
Көчле салкыннарда, җилле көннәрдә халык еш кына өстәмә җылыту приборлары: плиткалар, электр җылыткычлар һ.б., кайчакта кулдан эшләнмәләр дә куллана. Болар барысы да янгынга китерергә мөмкин. Еш кына мондый янгыннарда кешеләр һәлак була. Бу хәл килеп чыкмасын өчен, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча УНД һәм ПР Баш идарәсенең Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү зарурлыгы турында искә төшерә:
- бер үк вакытта электр челтәренә электр энергиясен артык күп кулланучы берничә куәтле куллангычны (электр плитәсе, электр камины, чәйнек һ.б.) урнаштырмагыз;
- электрүткәргечләрне һәм изоляцияне бозган кабельләрне эксплуатацияләү тыела;
- зарарланган розеткалар, рубильниклар һәм башка электр җайланмаларыннан файдалану тыела;
- вакытлыча электр үткәргечтән файдаланырга ярамый;
- кулдан ясалган стандарт булмаган җылыту приборларын кулланырга ярамый;
- электр җылыту приборларын янучы предметлар янына урнаштырырга ярамый.
- газ приборларын караусыз калдырырга ярамый;
- өйдән чыгып киткәндә барлык электр җылыту приборларын сүндерергә онытмагыз.
Электр үткәргечләр изоляциясе янып чыккан очракта башта челтәрне сүндерергә кирәк. Янгын сүндерүчеләр килгәнче кешеләрне һәм мөлкәтне эвакуацияләү чараларын күрегез; булган чаралар (су, ком, янгын сүндергеч, одеял яки башка тыгыз тукыма) белән сүндерә башлагыз.
Керосин, бензин һәм башка тиз кабынучан сыеклыкларны су белән сүндерергә ярамый: алар судан җиңелрәк һәм, өскә калкып чыккач та, януларын дәвам иттерәчәкләр. Бу сыеклыкларны яндырганда, сүндерү өчен одеял, тыгыз тукыма яки ком кулланырга мөмкин.
Бинада төтен чыкканда төтенгә каршы җайланмалар (төтен люгы, вентиляторлар) кабызырга, фатир ишеген тыгыз итеп ябарга, балконга, лоджиягә чыгарга, ә алар булмаганда баскыч аша өйдән эвакуацияләнергә кирәк.
Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәгез! Янгынны ачыклаган очракта «101», яки «112» телефоннары буенча шалтыратыгыз.
ТР Лениногорск МР буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге