Лениногорскида шәһәрнең 70 еллыгына һәм «Лениногорскнефть»нефть-газ чыгару идарәсенең 80 еллыгына багышланган зур бәйрәм чаралары узды.
Бәйрәмнең үзәк мәйданчыклары булып Боз сарае янындагы территория, «Юность» стадионы һәм «Яшьлек»паркы торды. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен төрле күргәзмәләр эшләде: тарихи фотокүргәзмәләр, нефть тармагы үсеше турында сөйләүче экспозицияләр, җирле рәссамнар һәм музыка-сәнгать педагогика көллияте студентлары эшләре күргәзмәләре. Кунаклар мастер-классларда, «Яшь Лениногорск» күңел ачу программаларында, бию баттлында һәм хәрәкәтчән уеннарда катнаша алдылар.
«Яшьлек» паркында самокатларда йөрергә яратучылар өчен «Урам» экстрим-паркы тренерлары мастер-класс күрсәттеләр, теләүчеләр ачык шуу һәм паркур һәм воркаут буенча тренировкаларда катнаштылар.
Бәйрәмнең кульминациясе «Юность» стадионында Татарстанның нефть чыгару сәнәгате тарихына һәм Шөгер авылында беренче нефть чыгаруга багышланган театральләштерелгән тамаша булды. Республика предприятиеләренең һәм нефть җитештерүенең хезмәт коллективлары парады якты мизгел булды.
Бәйрәм чараларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Өлфәт улы Маганов, министрлар һәм Татарстанның эре предприятиеләре җитәкчеләре һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Җыелганнар алдында чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов ике юбилейның тарихи әһәмиятен билгеләп үтте. «Лениногорскнефть» нефть-газ табу идарәсенең 80 еллыгы һәм Лениногорскиның 70 еллыгы-Татарстанның бөтен көньяк – көнчыгышының язмышын билгеләгән ике истәлекле дата. 80 ел узгач, без горурланып билгеләп үтәбез, „Лениногорскнефть“ нефть-газ табу идарәсе Татарстанның нефть чыгару флагманнарының берсе булып кала. Шушы еллар эчендә монда 677 миллион тонна нефть чыгарылган. Бүгенге көндә идарәнең еллык табышы 2,7 миллион тоннадан артып китә – Татарстан нефтенең һәр унынчы тоннасы нәкъ менә монда, Лениногорск җирендә чыгарыла. Чыннан да тәэсирле нәтиҗә!"- дип ассызыклады республика Рәисе.
Тантаналы чара кысаларында Татарстан Рәисе нефть, газ, химия сәнәгатен үстерүдәге зур хезмәтләре өчен дәүләт бүләкләре тапшырды. «Лениногорскнефть» нефть — газ чыгару идарәсе коллективы «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен»орденына лаек булды.
Бәйрәм көне шәһәр һәм район үзешчәннәре, татар эстрадасы йолдызлары-Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Рөстәм Асаев, җырчылар Рамил Галимҗанов һәм Марат Яруллин, җырчы Илсөя Бәдретдинова катнашында зур гала-концерт белән тәмамланды. Лениногорскилылар өчен көтелмәгән сюрприз - бәйрәм салюты оештырылды.
Фото: ЛМР матбугат хезмәте