Янгынга каршы режимны бозмагыз!

2026 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

2026 елның 5 маенда Тукай районында бер авылда янгын чыккан. Кызганычка каршы,зыян күрүче бар. Янгынның башлангыч сәбәбе-ут белән саксыз эш итү.

Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге 2026 елның 25 апреленнән 11 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелүен искә төшерә!

Халык белән профилактик эш алып барылуга карамастан, шәһәр һәм район территориясендә учак ягу, чүп-чар яндыру, рөхсәтсез коры үлән яндыру очраклары сирәк түгел.

Янгынга каршы махсус режимда катгый тыела:

- учаклар ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чарны яндыру;

- янмый торган махсус савытларда (мангалларда, кыздыргычларда һ. б.), азыкны җылы эшкәртү өчен башка җайланмаларда ризык әзерләү өчен ачык уттан файдалану;

- куркынычлылыгы 1-3 класслы пиротехник әйберләр куллану.

Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге хезмәткәрләре, режим бозган очракта, башка вакытларга караганда күпкә кырысрак җавап бирергә туры киләчәк, дип аңлаталар. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу РФ КоАП 20.4 маддәсенең 2 өлеше буенча административ штраф салуга китерә. Әгәр янгын тискәре нәтиҗәләргә китерсә, җинаять җаваплылыгы да булырга мөмкин.

Хөрмәтле Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы гражданнары! Исегездә тотыгыз! Ут белән саксыз эш итү кире кайтарылмаслык нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәгез! Янгынны ачыклаганда, кичекмәстән  бу хакта  «101», яки «112»телефоннары буенча хәбәр итегез.

 

 

 ТР ЛМР буенча профилактика эше һәм күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International