2021 елдан Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» үзәге базасында «Озак вакытлы карау системасы» (СДУ) уңышлы гамәлгә ашырыла. Бу ярдәмнең заманча моделе, ул даими рәвештә чит кеше каравына мохтаҗ булган өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.
Системаның нәтиҗәле эшләвенең бер мисалы булып каты авыру аркасында катлаулы тормыш хәленә эләккән гражданин П. тарихы тора.
Гражданин П.берүзе яши. Балалары юк, ә якын туганнары чит илдә. Гыйнварда аңа «онкологик авыру» диагнозы куела, бу аның физик һәм эмоциональ халәтенең шактый начараюына китерә. Авыру аркасында ул үзенә мөстәкыйль хезмәт күрсәтү һәм йорт хуҗалыгын алып бару сәләтен югалткан диярлек.
Аның хәрәкәтләре һәм сөйләме акрынаю, даими авыртулар, ризык әзерләүдә, гигиена процедураларында (коену, юыну, тешләрне карау, тарау) ярдәм кирәклеге, дару препаратларын кабул итүне контрольдә тоту ихтыяҗы күзәтелә.
«Озак вакытлы карау системасы» ярдәмендә гражданин П., авыр хәлдә булуына карамастан, гадәти өй шартларында кала алды. Көн саен аңа социаль хезмәткәр килеп, кирәкле ярдәм күрсәтә: ризык әзерли, гигиена белән булыша, дарулар кабул итүне күзәтә, өйне чиста тота.
Моннан тыш, медицина хезмәткәрләре даими рәвештә патронаж үткәрәләр, сәламәтлек торышын контрольдә тоталар һәм билгеләнешләрне вакытында төзәтәләр.
Гражданин П.билгеләп үткәнчә, өйдә социаль хезмәт күрсәтү аның өчен оптималь карар булган. Ул канәгать. Хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты-барлык процедуралар да профессиональ рәвештә һәм аның ихтыяҗларына хөрмәт белән, һәркем файдалана алырлык һәм вакытында ярдәм итеп башкарыла-килү графигы аның торышын һәм ихтыяҗларын исәпкә алып, килешүләрне үтәп төзелгән-социаль пакетка кергән барлык хезмәтләр тулы күләмдә күрсәтелә.
"Озак вакытлы карау системасы миңа авыруга карамастан, өйдә, уңайлы шартларда яшәргә мөмкинлек бирә. Мин үземнең бәла-казам белән ялгыз калмаганымны сизәм", - дип уртаклаша ул.
Лениногорск районында «Озак вакытлы карау системасын» гамәлгә кертү — өлкән яшьтәге һәм аз хәрәкәтчән гражданнарга уңайлы тормыш шартлары тудыруда мөһим адым. Ул лаеклы тормыш сыйфатын тәэмин итәргә, мөмкин булган мөстәкыйльлекне һәм бәйсезлекне саклап калырга, туганнарга йөкләнешне киметергә, аңа иң мохтаҗларга һөнәри ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә.
«Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге районда яшәүче һәркем авыр ситуациядә ярдәм алсын өчен системаны үстерүне һәм камилләштерүне дәвам итә.