Лениногорск районында янгын

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

2025 елның 04 июнендә Лениногорск районының Керкәле авылында торак йортта янгын чыккан. Кызганычка каршы, янгын нәтиҗәләре фаҗигале – хатын - кыз һәлак булган, ир-ат җәрәхәтләнгән-күпсанлы җәрәхәтләре бар, хастаханәдә ята. Хәзерге вакытта әлеге хәлнең шартлары ачыклана.

Халык белән профилактик эш алып барылуга карамастан, шәхси торак йортларда, дача йортларында, сарайларда янгын чыгу очраклары шактый еш күзәтелә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча УНД һәм ПР Баш идарәсенең Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге шәхси биләмәләр милекчеләренә янгын чыгуның төп сәбәпләре булып электрүткәргечләрнең авария хәлендәге эш режимы (кыска ялгану), ут белән саксыз эш итү (тәмәке тарту һәм башкалар), мич, газ һәм электр җиһазларын дөрес файдаланмау булуын  искәртә. Шуңа күрә нәкъ менә монда гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырырга мөмкин булган иң куркыныч янгыннар күзәтелә. 

Янгыннарны булдырмау һәм профилактикалауның иң нәтиҗәле төрләренең берсе булып бинада төтенгә җавап бирә торган автоном янгын хәбәр иткечен урнаштыру тора. Аның тавышы һәм ешлыгы шундый ки, ул хәтта каты йоклап яткан кешене дә уятырга сәләтле. Бу йортта яшәүчеләргә янгын турында вакытында белергә һәм өйдән чыгарга мөмкинлек бирә. Янгын хәбәр иткечен эксплуатацияләү кагыйдәләре шактый гади, ә аларның бәясе хәтта иң зур булмаган янгыннан югалтуларга караганда да үлчәп булмаслык дәрәҗәдә түбән. Мондый приборны үз торагыңа урнаштырып, милекне генә түгел, тормышыңны да сакларга мөмкин.

Моннан тыш, гражданнарга территорияне, бинаны карап тоту һәм электрүткәргечләрне төзек хәлдә тоту буенча билгеле бер кагыйдәләрне үтәргә киңәш ителә. Аларның берничәсе: участоклар территориясе янучан калдыклардан, чүп-чардан, савытлардан, коры үләннән, коелган яфраклардан һ.б. вакытында чистартылырга тиеш, аларны махсус билгеләнгән мәйданчыкларда контейнерларга  җыярга, аннары чыгарырга кирәк. Янгын сүндерү өчен файдаланыла торган юллар,  подъездлар, йортларга һәм су чыганакларына керү юллары һәрвакыт буш булырга тиеш. 

Электр челтәрләрен һәм электр приборларын эксплуатацияләгәндә түбәндәгеләр тыела: изоляциясе зарарланган электрүткәргечләрдән һәм шнурлардан файдалану; кулдан ясалган җылыту электр приборларыннан файдалану; электр челтәрләрен саклау өчен кулдан ясалган саклагычлардан (тимер чыбык, кадак бораулау һ.б.) файдалану; электр челтәренә бер үк вакытта зур куәттәге берничә электр приборын кертүне рөхсәт итү.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе Лениногорск муниципаль районы буенча янгын күзәтчелеге һәм профилактика бүлеге өлкән дознавателе В. Ю. Земляков

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International