Роспотребнадзор балаларны талпаннардан яклау буенча киңәшләр бирде

2025 елның 13 мае, сишәмбе

Язгы-җәйге чорда талпаннарның активлашуы шартларында Роспотребнадзор потенциаль куркыныч зоналарда балалар белән йөргәндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында искә төшерә. Талпаннар үләндә һәм куакларда тереклек итә, бу исә урманда һәм паркта йөрүне сабыйлар өчен аеруча куркыныч итә.

Талпан кеше киеменә ябыша, аннары тешләү өчен «уңайлы» урын эзләп өскә таба хәрәкәт итә. Бу вәзгыятьтә балаларны, бигрәк тә әле ышанычлы йөри яки басып тора алмаган сабыйларны күзәтү бик мөһим.

Кечкенә балалар белән йөргәндә аларны кулларга күтәрергә яки коляскалар кулланырга киңәш ителә. Бу баланың, талпаннарның төп яшәү урыныбулган үләнгә утыру куркынычын киметә. Юлның уртасында йөрергә кирәк.

Әгәр коляска белән үлән яки куаклар арасыннан йөрергә туры килсә, белгечләр колясканың аскы детальләрен махсус акарицид аэрозоль чарасы белән алдан эшкәртергә киңәш итә. Бу талпаннарның тәгәрмәчләр һәм колясканың башка өлешләре аша үтеп керү мөмкинлеген булдырмаячак.

Зуррак балалар өчен куркыныч зоналарда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен аңлатырга кирәк.

Шулай ук киемнәрне этикеткадагы инструкцияләр нигезендә акарицид чаралары белән эшкәртү мөһим. Оптималь доза белән генә чикләнегез: киемнәрне «символик рәвештә» эшкәртергә ярамый, әмма чараны артык куллану да файда китермәячәк.

Киемне эшкәртү процессы, әйберләрнең зурлыгына карап, 30 секундтан 1 минутка кадәр булырга тиеш. Шуны онытмагыз: кечкенә буйлы булулары һәм кызыксынучанлыклары аркасында балалар талпаннарга аеруча бирешәләр. Әлеге кагыйдәләрне үтәү балаларны кирәкмәгән нәтиҗәләрдән сакларга һәм саф һавада йөрүләрне куркынычсыз һәм күңелле итәргә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International