Лениногорск шәһәрендә Шамил Бикчурин исемендәге "Чишмә" иҗат берләшмәсе 2025 елда беренче җыелышын үткәрде

2025 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Лениногорскиның Шамил Бикчурин исемендәге «Чишмә» әдәби иҗат берләшмәсенең яңа – 2025 елда беренче җыелышы узды. 11нче гимназиядә үткән җыелышта “чишмәлеләр”, «Чишмә» берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаров,  гимназия директоры Гөлнара Шәрифуллина, гимназиянең “Чишмәкәй” түгәрәге җитәкчесе Венера Сәмигуллина һәм Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр катнашты.

Әйтергә кирәк: хәзер Әлмәт бүлегендә яңа җитәкче: Рәфкать Шаһиев урынына Равил Сабыр килде. Ул -  ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Туфан Миңнуллин исемендәге әдәби премия лауреаты, «Әдәбияттагы казанышлар өчен» мактау билгесе белән бүләкләнгән. Әлмәттә «Нефтяные вести» газетында, аннары Мәгълүмати сәясәт идарәсенең эчке багланышлар бүлеге җитәкчесе булып эшләгән.

Равил Сабыр көньяк-көнчыгыш районнар белән танышу максатыннан эшчәнлеген башлап җибәргән һәм беренче безнең районга килгән.

Утырышны  берләшмәнең җитәкчесе Таһир Шәмсуаров “чишмәлеләр” белән таныштырудан башлады. Аннары сүз Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында әдәби процессны җанландырып җибәрү, яшь талантларны барлау, моның өчен нинди мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк булуы турында да барды. Таһир Шәмсуаров фикеренчә, билгеле һәм танылган шагыйрьләр, балалар шагыйре булсынмы ул яки яшь шагыйрьме – безнең шәһәргә килеп, талантлы, иҗат белән кызыксынучы балалар белән очрашу уздыру кирәк, аларда кызыксындыру уяту мөһим. “Башкаладан килгән шагыйрьләрне күрү – балаларга йогынты ясар иде, язу теләге уяныр иде. Без район мәктәпләреннән дә укучыларны чакырырбыз бу очрашуларга. Безнең җирлектән бит Гәрәй Рәхим, Шамил Бикчуриннар чыкты, димәк, безнең Лениногорск төбәге иҗат итү сәләтен югалтмас. Яшь буынны шагыйрьләр белән очраштыру бик кирәкле гамәл, дип саныйм мин”, - диде Таһир Шәмсуаров. Бу сорауны хәл итүдә Равил Сабырдан теләктәшлек итүне сорадылар.

Әлмәт бүлегенең яңа җитәкчесе дә яшь, иҗади көчләрне барлауны – үз алдына куйган максатының беренчесе икәнен әйтте.
“Чишмә” берләшмәсенең иҗатчылары «Әдәби марафон», «Әниләр марафоны», «Авыл шагыйре» кебек марафон- бәйгеләрдә катнашалар, бүләкләнәләр. Алар бу хакта фикерләре белән уртаклашты.  Шагыйрә Илсөяр Сәлахова әйтүенчә, мондый конкурслар-марафоннар күңелләрне үсендереп җибәрә, яңа көч белән иҗат дәрте бирә.

Җыелышта күп кенә мәсьәләләр уртага салып сөйләшенде, төрле тәкъдимнәр яңгырады. Иҗат итәргә теләгән кешегә мөмкинлекләр шактый, бары иренмичә, бергәләп, киңәшләшеп, бер булып, дус булып эшләргә генә кирәк, дигән нәтиҗә ясалды.

Бу елның иң беренчел планнарына килгәндә, гыйнвар азагында «Чишмә» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары танылган якташ язучы, Иске Шөгердә туып-үскән Җәмит Рәхимовның 90 еллыгына багышланган юбилей кичәсе уздырачаклар, февраль аенда Урдалыда туып-үскән Мәхмүт Газизовның 85 еллыгына багышланган чара үтәчәк.

Әлбәттә, «Чишмә» берләшмәсе утырышлары җырсыз-моңсыз, шигырьләрсез узмый. Җырчы, композитор, шагыйрә Гөләндәм Кәбирова, композитор Мансур Хәсәнов җырлар бүләк итсә, шагыйрә Мәһәрша Вәлиуллова шигырьләрен укыды. Яшь, талантлы егет Илсаф Ситдыйков та җыр башкарды, бабасы – Таһир Шәмсуаровның шигырен сәнгатьле итеп укыды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International