Район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов МХОдан ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты

2024 елның 23 октябре, чәршәмбе

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов МХОдән ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты. Бүгенге очрашуда төрле темалар яңгырады.

Нигездә, кыска вакытлы ялда булган МХОдә катнашучылар акчалата тәэмин ителеш, көнкүреш шартлары, гуманитар ярдәм, матди-техник тәэмин ителеш турында мәгълүмат белән уртаклаштылар. Чәй өстәле артында алар үзләренең ихтыяҗлары, теләкләре, шәһәрдә эшкә урнашу перспективалары турында сөйләштеләр.

Хезмәт, фронттагы һәм яңа регионнардагы вәзгыять турындагы хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. Очрашуда шулай ук шәһәр хезмәтләре һәм ведомство буйсынуындагы оешмалар җитәкчеләре дә катнашты. 

Очрашу азагында Марат Наилевич егетләргә актив гражданлык позицияләре һәм лаеклы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, үзләрен, бер-берсен сакларга һәм гаиләләренә җиңү белән кайтуларын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International