«Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрәләр фестивалендә катнашырга чакырабыз

2024 елның 23 октябре, чәршәмбе

Хөрмәтле шәһәр һәм Лениногорск районы халкы!

Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан алты ел дәвамында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре белән берлектә «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестивале үткәрелә.

Чара шәҗәрә традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, гаилә багланышларын һәм буыннар дәвамчанлыгын ныгытуга, киң җәмәгатьчелекнең Татарстан һәм үз гаиләсе тарихына кызыксынуын җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Фестиваль вакытында республика халкы үз талантларын ачты, гаилә династияләренең бердәмлеген һәм көчен күрсәтте. Фестиваль Татарстан Республикасы брендына әверелде.

Фестиваль өч этапта: муниципаль, зона һәм республика этапларында уздырыла. Фестиваль программасы үз эченә 2 блокны ала:

1) әзерләнгән милли һәм гаилә ризыклары күргәзмәсе. 

2) "Танышыгыз, минем гаиләм, минем нәселем!"- шәҗәрә презентациясе белән концерт номерын үз эченә ала.

Фестивальнең һәр этабында призлы урыннар (1,2,3) алган гаиләләр акчалата бүләкләнәләр.

Фестивальнең муниципаль этабы Лениногорск районы базасында 2024 елның 11 ноябрендә узачак.

Фестиваль турында мәгълүмат, үткәрү сроклары, катнашучыларга таләпләр, катнашуга гариза һәм анкета формасы ТР Дәүләт архивының рәсми сайтында урнаштырылган.

Гаризаларны һәм документлар пакетын 2024 елның 31 октябренә кадәр муниципаль архивка түбәндәге электрон адреска җибәрергә кирәк: Natalya.Maksimova@tatar.ru, тел.5-48-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International